Көзге каникуллар чорында 1 нче урта мәктәп базасында укучылар өчен көзге лагерь эшли. Лагерьга 1-6 нчы сыйныфлардан 60 бала йөри. Лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы программа әзерләнгән. Балалар «Күңелле стартлар» ярышларында катнаштылар, кинотеатрда булдылар. 1нче ноябрь көнне укучылар Ушков утрауларында завод гудкасына һәйкәл ачу тантанасында булдылар. Алар «Л.Я. Карпов исемендәге Химзавод»ААҖ тарихы һәм шәһәр тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук биредә рәсем буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны балалар иҗат үзәге укытучылары үткәрде. Алда балаларны шәһәр буйлап экскурсияләр, Боз сараена һәм «Нептун»бассейнына бару көтә. Лагерь башлыгы-Халикова л. с., тәрбиячеләр-Архипова Н. А. һәм Захарова В. Ф.