Күңел ачу программасы “Күңелле яшибез”

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 нче ноябрьдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Күңелле яшибез” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырдылар.

Китапханәче халыклар бердәмлеге көне турында әңгәмә үткәрде. Балалар безнең әби-бабаларыбыз яратып уйнаган “Йөзек салу” уенын уйнадылар. “Көйле утраулар”, “Кем тизрәк” һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар, җырладылар, күмәк биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International