Камай авылы китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, “Татарстанны беләсезме“ исемле турнир уздырылды.
Әлеге чара, Татарстан Конституциясе көненә багышланды. Сораулар берничә юнәлештән торды: “ Татарстан тарихы”, “География”,” Сәнгать”, “Тел белеме һәм әдәбият“ һәм “Милли традицияләр”. Укучылар ике командага бүленеп, әлеге турнирда актив катнашып, белемнәрен күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)