6 ноябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Минем хокукларым» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Гимны белән башланды. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында видеоролик карадылар, республиканың дәүләт символлары һәм аларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Өлкән буын кешеләре һәм яшүсмерләр кеше хокуклары һәм бурычлары турында актив әңгәмә алып бардылар, сорауларга җавап бирделәр, тәкъдим ителгән ситуацияләрне чиштеләр.