Тойгуҗа авылы китапханәсе композитор Александра Пахмутовага 90 яшь тулу уңаеннан “Бер җыр да җитә “ дигән музыкаль- шигъри кичә үткәрде.
Китапханәче композиторның тормышы, иҗаты турында сөйләде, аның төрле елларда язылган җырларын тыңладылар һәм фонограммага кушылып үзләренә яхшы таныш “Өмет” (“Надежда”), “Сау бул Мәскәү” (“До свидания, Москва”), “Карт өрәңге” (“Старый клён”), “Башкача булдыра алмыйм” ( “Я не могу иначе”) һәм башка җырларын җырладылар.