12 ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубында “Кемгә нәрсә, безгә кәбестә” дип исемләнгән яңа иҗат сезонын ачу концерты булып узды. Бу көнне Сәйтәк авылы клубы сәхнәсендә хуҗалар һәм Тат.Тәкәш авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.
Безнең халыкта бакчаларда көзге эшләр бетеп, уңышны җыеп алгач, бер-берсененен йортына барып , күңел ачып кәбестә тозлау гадәте элек-электән үк булган. Бу көнне Сәйтәк һәм Тат.Тәкәш авылы үзешчәннәре авыл халкы һәм килгән кунаклар хозурына шул күренешне тәкъдим иттеләр. Уен-көлке, җыр-бию белән уралып барган концерт программасы бер кешене дә битараф калдырмагандыр мөгаен. Сәйтәк авылы клубы каршында оештырылган баянистлар ансамбле чыгышы бәйрәмнең иң зур уңышына әверелде. Сәхнәдә баянистлар “көрәше” һәр тамашачы йөзендә елмаю барлыкка китерде. Тат.Тәкәш авылы “Гөлләрем” , Сәйтәк авылы “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле, Тат.Тәкәш авылының театр төркеме чыгышлары көчле алкышларга күмелде.Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән һәр чыгыш җылы кабул ителде. Өлкәннәр белән беррәттән балалар чыгышы да бәйрәмнең бизәге булды. Кәбестә тозларга хәтта Удмуртия Республикасы Грах районыннан да кунаклар килде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.Бәйрәм азагында Узәкләштерелгән клублар системасы директора Фархетднова Р.С. һәр катнашучыны уңышлары белән котлап Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәзәкә җирлеге башлыгы Кашафутдинов И.И. үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә иҗади уңышлар теләде..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)