Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көнендә 16 нчы ноябрьдә Тойгуҗа мәдәният йорты директоры фельдшер Гөлсинә Кудрина белән очрашу оештырды. Очрашуда авыруны кисәтү чаралары турында әңгәмә булды. Диабет- җитди авыру, ул өлкәннәрне дә, балаларны да аямый. Белгеч кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Иң кызыклы сораулар биргән балаларга татлы ризыклар өләштеләр. Очрашуда шулай ук шикәр авыруы турында документаль фильм күрсәтелде.
.jpg)