17 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылында Икенчел эшкәртү көне узды. Бу көн бөтен дөньяда чүп-чар проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Төп бурыч: икенчел чималны эшкәртүнең мөһимлеге турында халыкка җиткерү. Авыл мәдәният йорты директоры танып-белү әңгәмәсе үткәрде, балаларга "чүпне эшкәртү" дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде, шуннан соң истә калдырырга кирәк булган төп мәгълүматны балалар белән бергә рәсемнәрдә чагылдырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)