Менделеевскида «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы узды.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Менделеевскида «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тоя белү, балаларда шигърият белән кызыксыну һәм мәхәббәт уятырга ярдәм итү, якташыбыз, туган илебез өчен милли горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Дошман сындырмаган шагыйрьнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булучылар һәм тынычлыкны саклаучылар турында онытмаска өндиләр.

Әлеге чарада менделеевскилылар 4 яшьтән 13 яшькә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча катнаштылар:

- татар телендә М. Җәлил әсәре (тулысынча яки өзек) ;

- М. Җәлил әсәре рус телендә;

Бу кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен балалар татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. 7 нче мәктәп укучысы Ильяс Шәмсимөхәммәтов шагыйрьнең татар телендә язылган шигырен укыды, залда утыручыларны шаккатырды.  Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендә А. Ахунов ис. театрда тәрбияләнүчеләр  Ульяна Егорова, Ярослав Дунаев һәм Бәшарова София ( С.Гассар ис. Мәдәният сарае ) "Кызыл ромашка”, Никита Юнысов -  “Подъезддагы очрак” шигыре белән, һәм иң яшь катнашучы Алинә Антонян “Вороватый котенок” әсәре белән катнаштылар һәм тамашачыларны  сәнгатьле башкару осталыгы белән таң калдырдылар. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләрне Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Фирүзә Ильяс кызы Габдрахманова котлады һәм I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасын С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның «Аккорд» вокал төркеменең яшь йолдызчыклары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International