21 ноябрь көнне С. Гассар ис. Мәдәният сараенда «Мудорвай республика конкурсының зона этабы гала - концерты узды. Менделеевлылардан тыш, бирегә Әгерҗе районы һәм Удмуртия Республикасы халкы да килгән иде. Барлык катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде һәм уңышлар теләде. Һәркем тырышты, күп көч куйды. Чарада 32 номер тәкъдим ителгән иде, алар арасында 20 номер Менделеевск районыннан, 4се Удмуртиядән һәм 8е Әгерҗе районыннан иде. Безнең районнан иң массакүләм һәм якты номерларны 12 нче балалар бакчасы, Яңабирде авылы мәдәният йорты һәм балалар бакчасы тәкъдим итте. Сәхнә удмурт мәдәнияте утравына әверелде, анда яшь талантлар тамашачыга удмуртларның мирасын тоярга ярдәм итте. Конкурсантлар барлык жанрларны да тәкъдим иттеләр: биеделәр, җырладылар, матур итеп шигырьләр укыдылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Фирүзә Габдрахманова котлады һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды .
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)