20 ноябрь көнне яшьләр үзәгендә "Quiz time" дип исемләнгән интерактив-интеллектуаль уен узды. 2 нче мәктәп укучылары бу көрәштә актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.
Әлеге уен Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе ярдәмендә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне кысаларында үткәрелде.
"Quiz team" интерактив-интеллектуаль уенында Менделеевск шәһәре мәгариф учреждениеләре командалары катнашты.
Уен башланыр алдыннан сәламләү сүзләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенең дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гасыймов Айрат Нургали улы, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Менделеевск районындагы бүлек начальнигы Гыймаева Флюра Гарәфетдин кызы чыгыш ясадылар.
"Quizteam" 5 раундтан торды, аларда катнашучыларга сорауларга җавап бирергә, иң яраклы җавапны сайларга, видеоны анализларга, дөрес билгеләр билгеләргә кирәк иде.