20 ноябрь көнне 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары белән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган тематик әңгәмә булып узды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Павлова Л.А. оештырды.
Бу көн Бөтендөнья бала көнен үткәрү өчен БМО тарафыннан тәкъдим ителгән. Дата очраклы сайланмаган, 1959 елда бу көнне Генераль Ассамблея Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда — Бала хокуклары турында Конвенцияне кабул иткән. Шулай ук БМО Генераль Ассамблеясы әлеге бәйрәмне шул формада һәм һәр дәүләт үзе өчен максатка ярашлы дип таныган көнне билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта Бөтендөнья бала көне бөтен җир шарының 145 дәүләтендә бәйрәм ителә. Бәйрәм бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә багышланган.