18 ноябрь көнне 1 нче урта мәктәптә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. Халыкара һәм Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасы көннәре системасына кергән Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2019 елда Хәтер көне 17 ноябрьгә туры килә. Югары сыйныф укучылары алдында Яр Чаллы шәһәре ЮХИДИ идарәсенең Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Гимаева Ф. Г. чыгыш ясады Флюра Гарәфетдин кызы 2019 елның сентябрь-октябрь айларында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын укыды. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе-тизлек режимын үтәмәү. Шулай ук балаларга яктылык кайтаручы элементлар белән кием кию зарурлыгы турында тагын бер кат искә төшерделәр. Очрашу ахырында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.