«Хәят» тә Әниләр көне

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бәзәкә китапханәсендә олы яшьтәге хатын-кызлар өчен “Хәят” түгәрәге эшләвен дәвам итә. Биредә алар үзләре яраткан мавыгулары белән шөгыльләнәләр: кемдер чигә, кемдер бәйли, кемдер алар эшләгән вакытта китапханәнең яңа журналлары белән таныша.

Чираттагы утырышта түгәрәкнең беренче көненнән йөрүче Ф.Галимова үзенең җәй көне башкарган хезмәтләре белән таныштырды,   яңа шөгыле – сабын ясау серләре белән уртаклашты, авылдашларын Әниләр көне белән тәбрикләп хуш исле үзе ясаган сабыннарын бүләк итте. Түгәрәкнең эше кадерле әниләребез турындагы җылы әңгәмә булып кайнар чәй өстәле артына күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International