25 нче ноябрь көнне Турай мәдәният йортында, әниләр көне уңаеннан, “Ике йолдыз “ бәйгесе узды. Бәйгедә алты гаилә катнашты, алар һәр яктан үзләрен иҗади гаилә икәнен расладылар. Китапханәче Байрамгалеева З.А китап күргәзмәсе оештырды.