26 ноябрьдә 10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «BabySkills» чемпионат-фестиваленең муниципаль бәйгесе уздырылды.
Конкурс 10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы һәм Район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды. Аның максаты- һөнәр сайлау юнәлешендә башлангыч кузаллаулар тудыру, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм балаларның һөнәрләрне белүләрен ачыклау.
Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча методисты Э.Ә.Миңнегулова, 4 нче мәктәп директоры, иктисад фәннәре кандидаты Л.М.Хәбибуллина, “Карповец» ТОСы председателе Г.Ә.Заһретдинова конкурсның мәртәбәле кунаклары булдылар. Бакча мөдире В.И.Камаева чарада катнашучыларны һәм килгән кунакларны сәламләп, балаларга уңышлар теләде.
Чарада шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5 бала катнашты. Чемпионат 3 этапта үтте: беренчесе - визит карточкасы, икенче этап –“Һөнәр дөньясына беренче адымнар” проектын яклау, өченче этап – “Һөнәремә иҗади караш!”.12 бакчага йөрүче Стахеева Виктория – ветеринар, 1 нче бакчага йөрүче Пупышева Кира – модель, 7 нче бакчага йөрүче Акинина Ариана – музыка укытучысы, 2 нче бакчага йөрүче Миңнеханов Айдар – энергетик, ә 10 нчы бакчага йөрүче Щербакова Карина балалар теш табибы һөнәрләрен тәкъдим иттеләр.
Барлык сынауларны уңышлы үтеп, катнашучылар истәлекле бүләкләргә һәм җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Акинина Ариана -“Тәүге адымнар”, Пупышева Кира - “Уңышлы дебют”, Миңнеханов Айдар –“Киләчәк һөнәре”, Стахеева Виктория- “Уңышка юл”, Щербакова Карина “Һөнәре буенча иң яхшы” маклаулы исемнәренә лаек дип табылдылар.