Рәссамның тылсымлы дөньясы

2019 елның 29 ноябре, җомга

8 ноябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре татар рәссамы Зарипов И.К. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Рәссамның тылсымлы дөньясы” дигән танып-белү очрашуы үткәрделәр (тәрбиячесе Сайранова О.Г.). Китапханәче Л.М. Казакова балалар белән рәсем сәнгате жанрлары турында әңгәмә уздырды, “рәссам” сүзе белән таныштырды һәм балаларны күренекле рәссам, халык рәссамы, сәнгать эшлеклесе, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зарипов биографиясе белән таныштырды. Балалар китапханәченең аңлатмалары белән бергә Зарипов И.К. картиналарыннан презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International