Сорау. Мин гомуми белем бирү мәктәбендә педагог булып эшлим, 2021 елда тиешле еллар эшлим. 2019 елгы үзгәрешләрне исәпкә алып, минем пенсиягә чыгарга хокукым булганда? Җавап. 2018 елда 350-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, ул пенсия яшендәге яңа параметрларны раслады. Кабул ителгән закон нигезендә педагогик хезмәткәрләр пенсиясенә чыгу срогы үзгәрде. 2019 елның 1 гыйнварыннан вакытыннан алда пенсиягә хокукны алар махсус стаж эшләп чыгарылганнан соң биш ел узгач ала. Шул ук вакытта ташламалы пенсиягә хокук бирә торган махсус стажның дәвамлылыгына карата таләпләр һәм пенсия балларының минималь микъдары булу үзгәрми. Педагогик хезмәткәрләргә яше һәм җенесенә карамастан балалар учреждениеләрендә 25 ел хезмәт күрсәтү таләп ителә. Әгәр укытучы 2021 елда кирәкле ташламалы стажын эшләп чыгарса, күчеш чорын исәпкә алып пенсия аңа 3 елдан, ягъни 2024 елда билгеләнәчәк. Махсус стажны 2023 елда һәм алга таба эшләүчеләр иминият п билгеләнүе өчен мөрәҗәгать итү хокукына ия булачак