Менделеевск муниципаль районының «Камские Зори» социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Татарстан АССР төзелү тарихы турында сөйләделәр Халыклар дуслыгы йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында тематик стендлар һәм курчаклар кулланып әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар Татарстан Республикасы символларын искә алдылар. Фирүзә Ильяс кызы Татарстан Республикасы, Россиянең иң тиз үсә торган төбәкләренең берсе, бай һәм күпкырлы мәдәниятле регион турында сөйләде. Балалар кыенлыкларсыз Россиянең өченче башкаласын Мәскәү һәм Петербургтан кала атадылар - Татарстан башкаласы Казан - мең еллык тарихы булган шәһәр, мөһим икътисадый, сәүдә һәм мәдәни үзәк.