2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында “кайнар линия” телефоны үткәрә. «Кайнар линия» телефон элемтәсе эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, «Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә региональ контроль үзәге» НП, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмаларның бердәмлеге» СРО вәкилләре катнашачак. Консультация вакыты - 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.