9 октябрь көнне Мунай мәдәният йортында коймак әзерләү буенча мастер-класс узды. Балаларга камыр әзерләүнең ике төре күрсәтелде (чүпрә һәм кефирда). Һәр катнашучы камыр һәм кайнар коймаклар пешерүгә кулын куйды. Мастер-класс баллы чәй эчү белән тәмамланды.