"Колхоз Кама" ҖЧҖ базасында техниканы кышкы саклауга әзерләү буенча семинар узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

"Колхоз Кама" ҖЧҖ базасында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләү һәм техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Очрашуда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, авыл хуҗалыгының проблемалы мәсьәләләре буенча министр ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре катнашты. Семинарда техниканы 2020 елгы авыл хуҗалыгы эшләренә сыйфатлы әзерләү буенча төп бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар техниканы саклау мәйданчыкларында ремонтлауны оештыру, тимерчелек цехы эше, техник хезмәт күрсәтү пункты белән таныштылар, саклауга куелганда авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ГОСТ таләпләренә туры китереп, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International