хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Шәһәр һәм районның оператив хәле турында Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде.Узган атнада 97 хәбәр теркәлгән. Шулай ук банк карталары белән караклык очраклары да ешайды.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында – МР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәров Роберт Ринат улы.
2019 елның 10 аенда ММР сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары эш йомгаклары турында-Сорокина Любовь Ионовна-сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары Советы Рәисе.
"Мәктәп-белем фабрикасымы ул, әллә гаиләме?"1нче Гимназия" МББУНЫҢ рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наговицына Лилия Виктор кызы.
Район буенча гриппка каршы Вакцинация 70% ка үтәлгән, моның турында «Менделеевск район үзәк хастаханәсе»ДАССОның сырхауханә бүлегенең анестезиология – реанимация бүлеге мөдире – табиб анестезиолог – реаниматологы Чупин Сергей Валерианович хәбәр итте.