Әлфия Когогина: төбәкләр хәзер үк үз бюджетларын формалаштыра алачак, һәм халык өчен өстенлекле проектларны тормышка ашыру буенча конкурслар үз вакытында үткәреләчәк

2019 елның 29 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте.
Өчьеллык бюджет проекты беренче укылышта 23 октябрьдә кабул ителде. 2020 елда федераль бюджет керемнәре 20,38 трлн сум тәшкил итәр һәм ел саен якынча 1 трлн сумга артыр дип көтелә. Бюджетның икенче укылышына төзәтмәләр бирү вакыты 4 ноябрьдә тәмамланды.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина әлеге үзгәрешләргә аңлатма бирде:
"Икенче укылышка 600 дән артык төзәтмә керде, алар социаль әһәмияткә ия аспектларга 700 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә тәкъдим итә. Бу-ятим балаларны һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны торак белән тәэмин итү, Ерак көнчыгыш округы буенча «Земский учитель» программасында катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләрен матди-техник тәэмин итү, 1 сентябрьдән студентлар өчен стипендия фондын индексацияләү. Шулай ук төзәтмәләр белән пациентларны дарулар белән тәэмин итүнең федераль дәрәҗәсенә өстәмә ике нозология буенча тапшыру тәкъдим ителә.
Хәзер төп бурыч-бюджет сумының нәтиҗәлелеген арттыру. Беренче тапкыр Хөкүмәт белән берлектә федераль бюджеттан ассигнованиеләр 2020 елның 1 гыйнварына кадәр төбәкләргә күчереләчәк дигән карар кабул ителде. Төбәкләр хәзер үк үз бюджетларын формалаштыра алачак, һәм халык өчен өстенлекле проектларны тормышка ашыру буенча конкурслар үз вакытында үткәреләчәк».
Элек бюджетара трансфертлар киләсе ел башында гына бүленгән. 2020 елда барлыгы 1 трлн.сумга 46 бюджетара трансферт, 2021 елда – 926 млрд. сум, 2022 елда тагын 926 млрд. сум бүленгән.
Моннан тыш, тулаем төбәк продукты һәм илнең тулаем эчке продукты үсешенә юнәлдерелгән төзәтмәләрнең берсе нигезендә, төбәкләр 2020 елда булган инвестицион проектларга бюджет кредитларын түләүгә түләргә тиешле акчаларның 5% ын юнәлдерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International