"Әниемә бүләккә - чынаяк" Мастер-классы

2019 елның 30 ноябре, шимбә

23 ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында «Әниемә-бүләккә чынаяк«дигән мастер – класс узды.

Әниләр Көне-иң кадерле кешегә багышланган халыкара бәйрәм, ул балачактан безгә кайгырту һәм мәхәббәт бүләк итә. Бу матур бәйрәм, ул әниләргә безнең мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора.

Әниләр бәйрәме, иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Ә аның өчен иң кадерле бүләк – баласының куллары белән ясалган бүләк

Мастер-класска килгән балалар аш-сука чынаягы формасындагы котлау открыткалары ясадылар, ә җитештерүдән соң аларга җылы теләкләр һәм котлаулар яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International