84 ел элек СССРда " Почет Билгесе»ордены булдырыла.
"Почет Билгесе» ордены белән производствода ирешкән югары казанышлары, фәнни-тикшеренү, дәүләт, социаль-мәдәни, спорт һәм башка иҗтимагый файдалы эшчәнлеге, шулай ук гражданлык фидакарьлеге өчен бүләкләнәләр. Башта орден 46 мм биеклектәге һәм 32,5 мм киңлектәге оваль көмеш билгесе булып тора.
23.08.1944 елда илебезнең оборона сәләтен ныгытудагы казанышлары өчен бу югары хөкүмәт бүләгенә якташыбыз, Ык Тамагы авылында туып-үскән Куршаков Владимир Павлович, техник-лейтенант, өлкән радиотехник, Генераль штабның разведка идарәсенең махсус техника күчмә төркеме начальнигы урынбасары, майор лаек була.
Тыныч вакытта «Почет Билгесе» ордены белән бондюглылар Мәскәү Аркадий Иванович, Фәйзрахманов Баһданур Фәйзрахман улы, Мингалиев Мәхмүт Минегали улы, Костин Федор Алексеевич, Исмаилов Шәрәфетдин Зыятдин улы, Габиев Мөхәммәтнур Габи улы, Георгиевская Нина Михайловна һәм башкалар бүләкләнде.