9 декабрь көнне Татар китапханәсендә,“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 7 мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.
Китапханәче Хафизова Г.Р. аларга татар халкының йолалары, милли бизәкләре, киемнәре турында мәгълүмат бирде, күргәзмәләр белән таныштырды. Укучылар Сабантуй турында мультфильм карадылар, үзләренең нинди ярышларда катнашулары турында тәэсирләре белән бүлештеләр.Ахырда бергәләп “Түбәтәй” татар халык уены уйнап, балалар өчен китаплар белән таныштылар.