Карпов исемендәге химия заводы яшьләре акыллылар уенында җиңде

2012 елның 9 ноябре, җомга
Карпов исемендәге химия заводы яшьләре акыллылар уенында җиңде.

Якшәмбе көнне “Юность” район мәдәният йорты эшләүче яшьләр арасында брейн-ринг буенча V Республика чемпионатында катнашучыларны кабул итте.
Яшь интеллектуалларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин беренче елны уенда алты команда катнашуын, ә быел чемпион исемен яулауда 24 команда көч сынашачагын ассызыклады.
Казан вертолет заводы, Әлмәт җылылык челтәре, Яшел Үзәннән “Позис” заводы, “КамАЗ”, “Нефтехим”, ТАНЕКО һәм башкалар командалары катнашырга теләк белдерде. Менделеевскины Карпов исемендәге химия заводының ике командасы, “Менделеевсказот” предприятиесеннән зур тәҗрибәле дебютантлар, Мәгариф идарәсе тәкъдим итте.
Безнең командалар премьер-лигада уйнады. Финалга чыгу өчен максималь балл җыярга кирәк иде. Уйлар өчен бер минут вакыт бирелде, әдәбият, спорт, география, тарих, төгәл фәннәр, логикага бәйле сораулар бирелде.
Команданың һөнәрләре белән бәйле сәләте, һичшиксез, җавапларны тиз бирү мөмкинлеген ачты. Заводлылар техника өлкәсенә кагылышлы сорауларга тиз җавап таптылар. Есенин поэзиясе турындагы сорауга Менделеевск педагоглары беренче булып җавап тапты (капитаны Полина Чермакова).
Нәтиҗәдә Карпов исемендәге химия заводының “Нейтрон” командасы финалга чыкты (рәсемдә), Чаллы педагоглары һәм Әлмәттән “АТЗ” ААҖ командалары аларның көндәшләре булды.
Чаллылылар беренче булып финалдан төшеп калды. Җиңү өчен көрәштә: “Актриса Светлана Тома авыл мәктәбендә укый, анда бер бүлмә була. Парталар 4 рәткә тезелгән. Аларның һәркайсы нәрсәгә тиңдәш?” дигән хәлиткеч сорауга капитаны Наталья Костина булган “Нейтрон” командасы “Сыйныфка” дигән дөрес җавап биреп, җиңүче булды.
ТР Яшьләр эшләре, спорт министрлыгының әйдәп баручы консультанты Денис Палачев, эшче яшьләр лигасы җитәкчесе Александр Максимов җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.
Концерт программасында Елена Дунаева, Алия Абрамова, Григорий Галкин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International