Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Менделеевск муниципаль районы
Официальный сайт Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе
Тарих
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Халыкның милли составы
Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының картасы
Территориаль сайлау комиссиясе
Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары
Иҗтимагый оешмалар
Район тормышы
Инвесторларга
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Торак программалары
Куллану бюджеты
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләре
Икътисад һәм эшмәкәрлек
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Гасыйм лотфи
Файдалы сылтамалар
Ике яклы элемтә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Менделеевск муниципаль районының норматив-хокукый актларын Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында рәсми бастырып чыгару
Статус документлары
Менделеевск муниципаль районы Советы карарлары
Менделеевск шәһәр советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Менделеевск шәһәре башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыклары
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Татарстан Республикасы дәүләт комитетының тарифлар буенча карарлары
Менделеевск шәһәр Башкарма комитеты карарлары
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының норматив-хокукый документлары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башлыгы хисабы
Матбугат хезмәте
Фоторепортаҗлар
Пресс-релизлар
Телевидение «Вести М»
Газета «менделеевск яналыклары»
Без Вконтакте!
Элемтәләр
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Программалар, проектлар, конкурслар
Конкурслар
Муниципаль районнар
Менделеевск муниципаль районы
Бөркетләр нәселеннән
2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәткә лаек шәһәрдәшебез Николай Дмитриевич Ксенофонтов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин юбилярга изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.Путиннан котлау адресы тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Карпов исемендәге химия заводы профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина, гипосульфит цехы комитеты рәисе Оксана Зәкиева һәм заводның ветераннар советы рәисе Роза Галиева, хәрби комиссариат начальнигы исеменнән Надежда Борихина тантана хуҗасына котлаулар җиткерделәр.
Сугыш Ык Тамагында яшәгән Ксенофонтовлар гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы китергән. Хатыны Прасковьяны, дүрт баласын ятим итеп, 36 яшендә әтиләре һәм тормышка беренче адымнарын гына ясаган 17 яшьлек уллары Анатолий сугыш кырында ятып калалар. Бишенче сыйныфка кадәр генә белем алу мөмкинлеге булган Николайга бик иртә гаилә башлыгы йөгәнен тартырга туры килә. Хуҗалык мәшәкатьләре дә шул ныгып җитмәгән үсмерләр җилкәсенә төшә.
1944 елда аңа да фронтка китәргә чират җитә. Ерак Көнчыгышта Хәрби-диңгез флотында, соңрак Япония сугышында катнашкан ветеранның батырлыклары икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән билгеләнгән. Николай Дмитриевич 1951 елда гына туган як җиренә аяк баса. Ул чорда эш табу җиңел булмый, алай да яшь солдат Карпов исемендәге химия заводының гипосульфит цехына урнаша. Утыз елга якын бер урында хезмәт кую дәверендә мактаулылар исемлегендә була. Юбилярның эш стажы биш дистә елга җыела. Коллективта хөрмәт казанган, җаваплы, хезмәт сөючән Н.Ксенофонтов күп төрле Мактау грамоталарына, медальләргә лаек була.
Балык тотуны, бакча үстерүне үз иткән Николай Дмитриевич оныклары Алексейны, Еленаны да шул мавыгуларга тарткан. Хәзер буын җебен дәвам итүче өч оныкчыгының үсеп килүенә шатланып яши.
Тугызынчы дистәсен ваклаган ныклы, көр күңелле, ачык йөзле, оптимист булып калган ветеранга сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телибез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
УРМАННАРДА БУЛГАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
2026 елның 24 маена ашыгыч кисәтү
2026 елның 24 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү 24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
22
май, 2026 ел
Буыннарны берләштергән бию: Менделеевскидан «Вдохновение» 10 еллыгын бәйрәм итте
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда чын мәгънәсендә иҗат, җылылык һәм тормыш сөю бәйрәме булды. «Вдохновение» өченче буын коллективы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
ИГЪТИБАР! ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДА УРМАНГА БАРУДАН ТЫЕЛЫГЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз