31 декабрь көнне Тат тәкәш авыл клубында Яңа ел тамашасы булып үтте,күңелле җырлар,биюләр ,уеннар һәм юмор капчыгыннар кызыклы күренешләр апа –абыйларыбызның күңелләренә хуш килде.
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

