Тойгуҗа авылында яңа ел тамашасы

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 нчы декабрь көнне Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Сәйфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә Тойгуҗа авылында "Кышкы әкият" дип исемләнгән тагын бер театральләштерелгән тамаша булып узды. Тамашачылар Яңа Елның балалар бакчасында ничек узганын күрделәр. Кыш Бабай, Кар кызы, Кощей, Убырлы карчык, алып баручы, балалар бакчасыннан малайлар һәм кызлар (аларны өлкәннәр уйнады) тамашачыларны сөендерде.  Ә кар бөртекләре, папуаслар, юлбасарлар, кечкенә аккошлар биюләре залны яхшы кәеф белән корды.  

Аннан соң конкурслар һәм оттырышсыз лотерея булды. Барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International