Төбәк атнасы барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Менделеевск районында «Иң шәп сыйныф җитәкчесе" халык танылуы конкурсында җиңүчегә Дәүләт Думасы депутаты исемле премия һәм Рәхмәт хатын тапшырды.Йомгак ясау һәм бүләкләү Хезмәт даны кичәсе кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә узды.Конкурс ел саен депутат инициативасы белән «Менделеевские новости»район газетасы ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты-сыйныф җитәкчелеге институтына ярдәм итү, сыйныф җитәкчеләренең мәктәптә укыту-тәрбия эшен төп оештыручылар буларак әһәмиятен ассызыклау. Тавыш бирүдә 25 меңгә якын кеше катнашты, шуларның 6,7 меңе җиңүчегә – Менделеевск шәһәренең 3 нче мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Ольга Кочергинага тавыш бирде.