П.К.Ушков турында без нәрсә беләбез

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиядә химия сәнәгатен оештыручыларның берсе, эшмәкәр, сәүдәгәр, Бондюг химия заводына нигез салучы Петр Капитонович Ушков 1840 нчы елның 15 гыйнварында дөньяга килгән. Камай авылы китапханәсендә аның тууына 180 ел тулуга багышлап, “П.К.Ушков турында без нәрсә беләбез” исемле мәгълүмат сәгате уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г.М. П.К.Ушковка багышланган презентация күрсәтте, аның тормыш юлы белән таныштырды.Чарада катнашучылар П.К.Ушковка бәйле истәлекле урыннар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International