С. Гассар ис. Мәдәният сараеның иҗат коллективлары яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» XIII ачык республика фестиваль-конкурсында катнашты.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

С. Гассар  ис.  Мәдәният сараеның иҗат коллективлары яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» XIII ачык республика фестиваль-конкурсында катнашты. Чара Яр Чаллы шәһәренең «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда» узды. Шаянлылар һәм вокалчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар иң яхшысы булу хокукы өчен көч сынашты. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Бу юлы балалар 3 дәрәҗә лауреат дипломнарын алдылар. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, иҗади уңышлар, илһам һәм бары тик алга гына барырга телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International