Камай авылы китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз» акциясенә кушылды. Батырлык дәресендә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Г.Галимуллина Бөек Ватан сугышы, аның геройлары турындагы мәгълүмат бирде. Укучыларга А.Печерскаяның «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» китабы буенча буктрейлер тәкъдим ителде. В.Катаевның “Полк улы“ повестен кычкырып уку оештырылды. Китапта тасвирланган вакыйгалар укучыларны сугыш елларына күчерде. Укылган сүзләр турында фикер алышканда, балалар яшьтәшләренең героик гамәлләренә карата үз карашларын белдерделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)