Сугыш урлаган балачак

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татар китапханәсендә 1нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары катнашында “Сугыш урлаган балачак” дигән батырлык сәгате узды.(Укытучылары: Каримова А.М.) Чара «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында һәм Җиңүнең 75 еллыгын каршылап үткәрелде.

Китапханәче Хафизова Г.Р. укучыларга партизаннар хәрәкәте, балалар һәм яшүсмерләрнең дә фашисларга каршы көрәше турында сөйләде. Герой исеме бирелгән яшүсмерләр турында слайдлар аша таныштырды.Печерская А.Н. “Дети-герои Великой Отечественной войны” китабыннан Советлар Союзы Геройлары Леня Голиков һәм Марат Казей турында; “Сугыш чоры балалар әдәбияты” китабыннан “Кечкенә разведчиклар”хикәясе укылды. Укылганнар буенча бергәләп фикер алышу үткәрелде. “Герой-балалар” дигән видео күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International