Тойма авылы китапханәсендә китапхәнәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән әкият иленә сәяхәт уздырдылар.
Китапхәнәче балаларны татар халык әкиятләре “Ак бүре”, рус халык әкиятләре “Казлар – аккошлар”, Касыйм Тәхауның “Өч әкият” китаплары белән таныштырды. Балалар “Патша кияүе солдат”, “Серле балдак”, “Зөхрә” әкиятләрен кычкырып укыдылар. Укылган әкиятләр буенча әңгәмә оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)