2020 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 31 ел булды. Шул уңайдан 15 нче февраль көнне Турай урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучылар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган чара үтте. Чарада укучылар, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Минеханов Флүр Махаматнур улы, Минехаматов Фоат Нурмөхәммәт улы катнашты.Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.

