«Әфганстан белән сугылган җаннар»

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне Ижевка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан «Әфганстан белән сугылган җаннар» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Чарага Әфган сугышчылары чакырылган иде: Ижевка авылы ветераннар советы рәисе Александр Романов, чик сакчысы; Валерий Орлов - хәрби – һава көчләре запастагы офицер, вертолетчы, тумышы белән Сәйтәк авылыннан; Виктор Щербаков – Кукмара районыннан, Лубян авылыннан, чик буе гаскәрләре старшинасы. Әфганчылар үз чыгышларында үзләре, тормыш юллары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар булып калулары,ату астына берничә тапкыр эләгүләре турында сөйләделәр. Балалар бик актив сораулар бирделәр һәм зур кызыксыну белән җаваплар тыңладылар, иң кызыклы сораулар өчен Валерий Орлов балаларга үз куллары белән ясалган истәлекле сувенирлар бүләк итте. Сугышчы-интернационалистлар яшь буынны үз Ватаныңны яратырга, аны лаеклы яклаучылар булырга чакырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International