Татар дөньясы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә «Без - Җәлил варислары» дип аталган әдәби кичә уздырылды.
Китапханәче Г.Галимуллина балаларны Муса Җәлилнен тормыш юлы, иҗаты, тоткынлыктагы аянычлы язмышы белән таныштырды. Укучыларга шагыйрьнең шигырьләре буенча ясалган буктрейлер һәм шагыйрьнең китапларыннан төзелгән «Аның исеме калды тарихларда» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
.jpg)
.jpg)