Үзем сайлаган язмыш

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

13 февральдә Камай авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.

Синең язмыш тик синеке генә,

Сукмакларын үзең сайладың.

Юлларыңда сикәлтәләр булса,

Ничек кирәк, шулай җайладың.

Кичә әнә шундый шигъри юллар белән башланып китте. Вафирә Гыйззәтуллина турындагы истәлекләр җырлар белән үрелеп барды. Китапханәче Г.Галимуллина  Р.Мөхетдинованың “Бөркет йөрәкле былбыл...” китабыннан өзекләрләр белән таныштырды, мәдәният йорты хезмәтчәннәре башкаруында аның репертуарыннан “Ай, былбылым”, “Зәңгәр күлмәк” җырлары яңгырады, җырчының видео язмалары тыңланылды. Вафирә Гыйззәтуллинага  багышланган күргәзмәдәге фотоальбом һәм китаплар күпләрдә зур кызыксыну уятты. Вафирә Гыйззәтуллинаның моңлы тавышы бүген дә, иртәгә дә һәм мәңге дә күңелләрдә яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International