Муса Җәлил исеме бөтенебезгә дә яхшы таныш. Һәр татар кешесе балачактан аның шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә һәм горурлана. 14 февраль көнне Псәй авылы китапханәсендә балалар өчен “Муса Җәлил – безнең йөрәкләрдә”дигән әдәби сәгать булып үтте.
Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның “Күке”, “Сәгать”, “Әтәч” шигырьләрен кычкырып укыдылар.Укытучы Әхмәтгәрәева Гөлнара балаларга каһарман шагыйрь турында документаль фильм күрсәтте. Чара ахырында “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)