«Исемең калды бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга»

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белән берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə «Исемен калды бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.

Шагыйрьнеӊ китапларыннан «Муса Җəлил – үлемсез шагыйрь» исемле күргəзмə оештырылды. Китапханəче Муса Җəлилнеӊ тормышы һəм иҗаты турында сөйлəде. Шагыйрь турында презентация күрсəтелде. Балалар «Яшь ана», «Кошчык», «Яз», Вəхшəт» һəм башка шигырьлəрен  татар һəм рус  теллəрендə укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International