Татар китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 7нче, 11 нче балалар бакчалары сабыйлары өчен әдәби сәгатьләр уздырылды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова әдипнең тормыш юлы белән таныштырды. Балалар “Муса мәктәпкә бара”, “Муса – балыкчы” хикәяләрен аеруча кызыксынып тыңладылар. Кечкенәләр өчен язылган “Маэмай” шигыре укылды, “Кызыл ромашка” шигыре буенча эшләнәгән анимацион мульфильм күрсәтелде. Бакча балалары татарның бөек улыМуса Җәлил турында белеп, китапханә һәм китап-журналлар белән танышып киттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)