20 нче февраль көнне Песәй мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, туган тел көненә багышланган «Туган телем – иркә гөлем» исемле кичә үткәрде. Кичәдә «Чулпан» балалар бакчасы балалары өчен татар халык уеннары оештырылды, татар мультфильмнары күрсәтелде.
Балалар шулай ук шигырьләр сөйләделәр, җырлар-биюләр башкардылар, табышмакларга җавап бирделәр. Кичә ахырында барыбыз бергә Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлап үттек.
.jpg)

