21 февраль көнне бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. 20 февраль көнне Песәй авыл китапханәсенә бу бәйрәм алдыннан кунакка «Чулпан» балалар бакчасыннан нәни укучылар килгәниде.
Китапханәче Рузалия Яраханова китапханә буйлап экскурсия үткәрде, күргәзмәләр белән таныштырды. “Иң гүзәл тел – туган тел" күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары Песәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Туган телем, иркә гөлем» дигән тылсымлы әкият сәгате үткәрелде. Балалар бәйрәм тарихы турында кызыксынып тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, «Мәкальләр чылбыры», «Түбәтәй» уеннарында катнаштылар. Шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында «Туган телем» җырын башкардылар һәм татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)