"Тел – халыкның тере җаны ".

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

20 февраль көнне Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан халыкара туган тел көненә багышланган «Тел – халыкның тере җаны» дип исемләнгән тематик программа үткәрелде, ул балаларны аз билгеле бәйрәм белән таныштыру, туган телгә һәм башка телләргә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, ата-бабаларыңга, халыкка карата горурлык хисләре тәрбияләү, патриотизм, толерантлык тәрбияләү, балаларның талантларын ачу максаты белән оештырылды. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында презентация күрсәтелде. Укучылар алдан әзерләнгән рус теле һәм аның бөеклеге турында бөек язучыларның һәм шагыйрьләрнең әйтемнәрен укыдылар, шулай ук татар телендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Балалар зур кызыксыну белән уеннарда катнаштылар, сөйләм этикеты тыюлыклары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International