Тойгуҗа авылының "Дөрешкәй" театр коллективы Фәнис Яруллинның Камайда "Койрыксыз сандугач" комедиясен күрсәтте.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 нче февральдә Тойгуҗа авылының "Дөрешкәй" театр коллективы Фәнис Яруллинның Камайда "Койрыксыз сандугач" комедиясен күрсәтте. «Көзге» татар халык театры режиссеры Нина Сәлимуллинаның Алабуга шәһәреннән килгән коллективы белән килүе көтелмәгән хәл булды. Алабуга шәһәре рәсеме төшерелгән истәлекле бүләк тапшырдылар һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Артистлар яхшы сүзләр, көчле алкышлар өчен тамашачыларга рәхмәт белдерәләр. Моның белән гастрольләр тәмамланмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International