Халыкара туган тел көне

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

20 февраль  көнне Сәйтәк авылы клубы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен -Халыкара туган тел көне һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Туган телем-минем байлык” исемле танып-белү сәгате уздырды. Кичәнең максаты : балаларда  Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирү; музыкаль зәвык тәрбияләү.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирде ,  башка халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштырды.Бергәләшеп төрле милләт халыклары түгәрәк уеннарын уйнадылар, әкиятләрен искә төшерделәр.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International