21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе “Туган телем, минем белән дус бул” дип аталган фольклор сәгате үткәрде.
Китапханәче бу бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләп, тел темасына багышланган китаплар белән таныштырды. Чарада катнашучы рус, татар, удмурт милләте вәкилләре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен үз телләрендә укыдылар, биремнәр үтәп тел белеме буенча үз гыйлемнәрен тикшерделәр. Чара дәвамында халык авыз иҗатыннан тизәйткечләр, мәкальләр әйтештеләр, табышмакларга җавап таптылар, әкиятләр укыдылар һәм үзләре уйлап чыгарып та сөйләделәр. Китап укучылар нинди генә милләттән булсалар да, нинди генә телдә сөйләшсәләр дә үз телләрен яратырга, башка телләргә хөрмәт белән карап, бер-берсе белән дус яшәргә кирәк дигән теләк белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)